Агачтан торгызыла торган төзелеш конструкцияләрен проектлау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

64.13330.2017 “СНиП II-25-80 Агач конструкцияләр” кагыйдәләр җыелмасы үз көченә керде, аларда агачтан һәм аның нигезендә ясалган материаллардан торгызыла торган төзелеш конструкцияләренең ышанычлылык дәрәҗәсен һәм исәп-хисап төгәллеген арттыру күздә тотыла. Документ Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган агач йорт төзүне үстерү планы кысаларында эшләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Россиянең Төзелеш министрлыгы агач йорт төзелешен үстерү буенча чаралар эшли, алар агач файдаланып төзелгән биналарга ихтыяҗ арттыру өчен шартлар тудырырга булышачак. Ведомство тарафыннан проектлау нормаларына тиешле үзгәрешләр кертелә һәм элегрәк расланган төзелеш кагыйдәләре актуальләштерелә.

2016 елда Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан “Шөрепләрдәге төеннәр белән агач конструкцияләр. Проектлау кагыйдәләре” һәм “Агач каркаслы берфатирлы торак биналар. Проектлау һәм төзү кагыйдәләре” дигән яңа кагыйдәләр җыелмасы эшләнде. Документларда шөреп һәм винт, углеродлы һәм тутыкмый торган корыч кулланып ясалган агач конструкцияләре элементларын исәпләү һәм конструкцияләү буенча таләпләр һәм агач каркаслы аерым басып торучы берфатирлы торак биналарны яңадан төзүне һәм булганнарын үзгәртеп коруны проектлау һәм төзү кагыйдәләре билгеләнә.

План нигезендә шулай ук биналар һәм корылмалар өчен агач нигезендә ясалган материалларның һәм алардан эшләнгән конструкцияләрнең яңа төрләренә кагылышлы стандартлар һәм янгын иминлеге буенча норматив-техник документлар да эшләнәчәк, соңгысында биналарның төзелеш конструкцияләренең янгынга каршы торучанлыгына һәм янгын куркынычсызлыгына карата таләпләр бәян ителәчәк.

Агачтан йорт төзүне норматив-техник яктан җайга салуны тормышка ашыру капиталь төзелеш объектларын төзегәндә агачтан йорт төзү продукциясенә ихтыяҗ дәрәҗәсен арттыруга шартлар тудырырга булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International