Раимов Шамил Надир улы
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛЕ
1988 елның 18 декабрендә Казан шәһәрендә туган.
Тәмамлаган уку йорты:
2011 ел – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (сәнәгать һәм гражданлык төзелеше, инженер)
2015 ел – Казан (Идел буе) федераль университеты (юриспруденция, бакалавр)
2018 ел – Казан (Идел буе) федераль университеты (юриспруденция, магистр)
Хезмәт эшчәнлеге:
01.09.2005 – 23.06.2011 – студент, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе, Казан шәһәре
26.09.2011 – 31.07.2013 – 1 категорияле белгеч, төзелеш материалларын күзәтү бүлегенең өлкән белгече, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе
01.08.2013 – 30.11.2015 – Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе аппаратының әйдәп баручы белгече
01.12.2015 – 31.07.2021 – Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Хокук идарәсе башлыгы
01.08.2021 – 29.09.2024 – Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Өлешле төзелешне контрольдә тоту һәм хокукый эш идарәсе башлыгы
30.09.2024 – хәзерге вакытка кадәр – Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы урынбасары
Бүләкләре:
- Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең мактау грамотасы (2016)
- Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы (2018)
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәте (2020)
- Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәте (2023)