Капиталь төзелеш объектларының төзелешен үзгәртеп корылышын күзәтчелек итү буенча Кама аръягы территориаль органы

назад

Кама аръягы территориаль органының төп бурычы төзүче, заказчы, заказчы белән ике арада төзелгән шартнамә нигезендә төзүне башкаручы зат тарафыннан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, үзгәртеп корганда башкарылган эшләрдә техник регламентларның, башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә карата җибәрелгән бозуларны кисәтүдән, ачыклаудан һәм бетерүдән гыйбарәт.

Территориаль орган гамәлдәге законнар нигезендә капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, үзгәртеп корганда башкарылучы эшләрнең техник регламентларның, башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүен тикшерү рәвешендә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыра. 

Дәүләт төзелеш күзәтчелеген түбәндәге территорияләрдә гамәлгә ашыра: Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай, Әлки, Спас районнары.

Капиталь төзелеш объектларының төзелешен үзгәртеп корылышын күзәтчелек итү буенча Кама аръягы территориаль органы
Җитәкче
Телефон:
8 (84342) 4-74-69
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International