Капиталь төзелеш объектларын төзүне, үзгәртеп коруны күзәтчелек итү буенча региональ органның төп бурычы: төзүче, заказчы, заказчы белән ике арада төзелгән шартнамә нигезендә төзүне башкаручы зат тарафыннан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, үзгәртеп корганда башкарылган эшләрдә техник регламентларның, башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә карата җибәрелгән бозуларны кисәтү, ачыклау һәм бетерү.
Региональ орган гамәлдәге законнар нигезендә капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, үзгәртеп корганда башкарылучы эшләрнең техник регламентларның, башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүен тикшерү рәвешендә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыра. Казан шәһәре территориясендә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыра.