Документлар белән тәэмин итү һәм контрольлек бүлеге түбәндәге функцияләрне башкара:
- документларны исәпкә алу һәм теркәү буенча нәтиҗәле бердәм система белән тәэмин итә, аларның Инспекциядә, аның бүлекчәләрендә үтәлешен контрольдә тота, эш алып баруны камилләштерә;
- Инспекциянең структур бүлекчәләрендә документларны үз вакытында теркәүне, башкаруны һәм сыйфатлы итеп рәсмиләштерүне контрольдә тота, башкарма дисциплинага анализ ясый;
- Инспекциядә документларның сакланышын, тупланышын тәэмин итә, алга таба саклауны һәм алардан файдалануны оештыру өчен аларның кыйммәтен билгели.