2022 елның 7 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсенә экскурсия оештырды. Чарада катнашу өчен озак еллар дәвамында республика ведомствосында эшләгән төзелеш тармагы ветераннары чакырылган иде. Экскурсия тәмамлангач, Кремлёвская урамындагы «Түбәтәй» ресторанында тәмле камыр ризыклары белән чәй мәҗлесе булды.
2022 елның 7 октябре, җомга