21-22 майда «Идел Болгары юллары буйлап» дигән бишенче республика автойөреше булып узды. Чара Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Автойөрештә көч структуралары ветераннары, хезмәт ветераннары, кадет мәктәпләре укучылары, яшь армиячеләр, суворовчылар катнашты. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә үз өлешен кертте. Чараны оештыруда ведомствоның Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе З.Х. Фәрхетдинов (автойөреш җитәкчесе урынбасары), Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 4 нче бүлегенең өлкән белгече В.И. Максимов (автойөреш штабы җитәкчесе) һәм Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 5 нче бүлегенең өлкән белгече Н.В. Грачёва (автойөреш секретаре) актив эш уздырдылар.
2022 елның 24 мае, сишәмбе