2022 елның 14 маенда безнең республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе узды. Аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра. Матюшино кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясен җыештыруга ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә чыкты. Акциядә катнашучыларның барысын да җыю урыны Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Боровое Матюшино – Комлы Кавал чаты булды. Акциянең язгы этабы кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту эшләре башкарылды.

2022 елның 16 мае, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International