Чаллыда «Мәләкәс аръягы» торак районының 27 нче микрорайонында В. Гостев урамында урнашкан яңа 7Б номерлы торак йортның 2 нче төзелеш этабында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерү эшләре башланды. Панельле йорт төзелеше 2019 елның августында башланган булган. Җир асты өлеше булган бина 14164 кв. м мәйданлы. Анда 11 кат, 199 фатир бар. Фатирларның гомуми мәйданы – 10650 кв. м.

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International