ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казанның «Салават күпере» торак районындагы Нурихан Фаттах урамында урнашкан торак булмаган бина белән 4-3 номерлы йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Киров районында торак йорт төзелеше 2020 елның августында башланган. Бинаның 19 каты бар, гомуми мәйданы 6243,4 кв. метр, фатирлар саны – 102.

2022 елның 15 марты, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International