Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Чулпыч авылында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең «Шинар» югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексында актыккы тикшерүе тәмамланды. Аны төзүче – «ПМК» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «ПСК «Барспром» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Универсалпроект» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Гарант» МУП. Хәзерге вакытта төзелешнең дүртенче этабы тәмамланган. Ул 548 терлеккә исәпләнгән 4 нче сыер абзарын, 370 урынга исәпләнгән (4-12 ай) һәм 992 урынга исәпләнгән (12-23 ай), 262 урынга исәпләнгән бозаулар абзарын, галереяны, аслык тиресе өчен ике мәйданчыкны, тирес саклау урынын үз эченә ала.

2022 елның 11 марты, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International