Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Листочки» («Яфраклар») катнаш төрдәге 11 нче балалар бакчасында актыккы тикшерү эшләренә кереште. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Казан шәһәренең Совет районындагы Константиновка поселогында урнашкан. Яңа ике катлы бина төзелеше 2021 елның гыйнварында башланган булган. Аның мәйданы – 2963,50 кв. метр, ул 140 урынга исәпләнгән.

2021 елның 10 декабре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International