Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казан шәһәре буенча территориаль органы офисында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган флешмоб узды. Фотосессия өчен хезмәткәрләр Идел Болгарыннан алып безнең көннәргә кадәрге чорны колачлаган милли киемнәрдән киенгәннәр иде. Ачык киемнәр Идел һәм Чулман кушылган урында, Кырым ярымутравында яшәгән төрки халыкларның тарихы һәм традицияләре турында сөйли. Үзенчәлекле һәм оригиналь, нәфислек һәм зәвыклы булуы – милли киемнәрнең чын сәнгать әсәренә әверелдерә. Чараны оештыручы һәм илһамландыручы буларак территориаль органның Казан шәһәре буенча 6 нчы бүлеге җитәкчесе Альбина Закирова чыгыш ясады. Аңа лабораториянең өлкән белгече Альбина Гыйлемханова (төшерү) ярдәм итте. Флешмобның барлык катнашучыларын да билгеләп үтәсе килә. Болар Закирова А.Р., Сафиуллина А.Л., Сәетова З.М., Галимова Л.Г., Рәхимов А.Ш., Хәкимов Л.Р., Шакиров И.И., Кәримуллин Ф.Ф., Минсафин Р.Р., Хәлимов И.И., Исмәгыйлов Л.М., Яруллин Р.В., Минһаҗев Р.М., Шәрипов Р.Р., Вальщиков Д.А., Швыденко Р.А.
2021 елның 8 декабре, чәршәмбе