ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 3 июлендә № 372-ФЗ “Россия Федерациясе шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон кабул ителде. Закон төзелеш өлкәсендә  хокукый җайга салу тармагында  җитди үзгәрешләр кертелде, бигрәк тәүз  эшчәнлеген җайга салучы оешмалар һәм әгъзаларының мөнәсәбәтләрен тәртипкә өлкәсендә.

 

Үзгәрешләр белән тулырак биредә танышырга мөмкин


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис белән очрашты. 

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.   

Әңгәмә барышында яклар шәһәр тирәлеген үстерү өлкәсендәге үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Искәртәбез, бүген Андрей Чибис республикада «Парклар һәм скверлар» һәм «Су саклау зоналары» программаларын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә катнашачак. 

Моңарчы Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Татарстан Республикасының берничә районы өстеннән очып узды һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләре белән танышты.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте


17
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 16 сентябренә 1 млн. 626,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата    100,3 % тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры искәрткәнчә социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 181,9 мең кв. метр булган 3 мең 154 фатирлы 79 йорт файдалануга тапшырылган. Программаның 114 төзелүче объектыннан 85 объект әзерлеге югары дәрәҗәдә; уртача дәрәҗәдә – 23 объект; 6 объектта эшләр бик күп әле.

2016 елга аренда торагы программасы буенча 14,4 мең кв. метр мәйданы булган 22 торак йорт гамәлгә кертелгән.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 2016 елның 17 сентябренә Татарстан Республикасы торак алучылар исемлегенә быел 311 кеше кертелгән, 20 торак урынына ДТФ милекчелеге хокукы теркәлгән, торак урыннарын республика милкенә тапшыру акты имза салу стадиясендә. Моннан тыш, 51 торак урыны Татарстан Республикасы милкенә сатып алынган, шуларның 48е махсуслаштырылган торак фонды наемы буенча ятим балаларга бирелгән.

5 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында рәсмиләштерелгән 42 сертификатның 12се гамәлгә ашырылган.

2016 елда Татарстан Республикасында 81 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 41 йортның 29ы әзер диярлек, уртача әзерлектә - 12 йорт.

Аз катлы төзелеш өлешендә, индивидуаль торак төзелешен дә кертеп,  республика буенча 9 мең йорттан 6 мең 633 эксплуатациягә кертелгән.

«2016 елга авыл клублары» программасы буенча 16 сентябрьгә 45 объектның 44ендә эшләр төгәлләнгән. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бер калган объект та тәмамланып килә (Казандагы Чыңгыз поселогы).

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук  участок ветеринария пунктларын төзү, сәламәтлек саклау учреждениеләренә ремонт, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзү һәм төзелеш өлкәсендәге башка программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.   

Аерым алганда, «Универсаль спорт мәйданчыклары төзү» программасы   2016елның 16 сентябренә күрсәткечләр буенча тәмаланган инде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  Кукмара муниципаль районында булды, анда ул Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә төзеләчәк Балалар иҗат йортының беренче нигез ташын салу тантанасында катнашты.

Илдар Халиковны  район башлыгы Сергей Димитриев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев озата йөрде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков ассызыклаганча, Кукмара районы һәр ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. “Кайсы гына тармакны алсак та, эшләрегез гөрләп бара. Мәгариф өлкәсендә республика күләмендә бишенче, ә авыл районнары арасында беренче булу – бу югары дәрәҗә. Авыл хуҗалыгында, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә уңышларыгыз горурланып сөйләрлек. Яңа иҗат йорты балаларның талантларын барлау юнәлешендә күп еллар хезмәт итәр дип ышанам”, - диде ул.

Без республика программаларының барысында да катнашып киләбез. Быел да дүрт мәктәп төзекләндерелде, яңа мәдәният йортлары ачылды, тротуарлар, юллар ясалды. Авыл җирлекләрендә дә күп эш башкарыла, дип хәбәр итте Сергей Димитриев.

Аннан соң яңа социаль объектның нигез ташын салу тантанасы узды. Генераль подрядчы сүзләренчә, төзелеш эшләрен бер елдан төгәлләү планлаштырыла.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев. “Хезмәт даны” газетасы материаллары буенча.


10
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы булган. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәт алган.

Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә төзелеш һәм ремонт эшләре барышында куркынычсызлык техникасы өлкәсендә хокук бозу очраклары турында республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы булган. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәт алган.

Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә төзелеш һәм ремонт эшләре барышында куркынычсызлык техникасы өлкәсендә хокук бозу очраклары турында республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

"Ел башыннан алып Дәүләт хезмәт инспекциясе Дәүләт төзелеше күзәтчелеге хезмәте белән бергә 748 тикшерү үткәргән. 366 карар чыгарылган. Үз эшчәнлекләрен үзләре көйләүче оешма составындагы компанияләрдә 535 тикшерү үткәргән. Торак инспекциясе Татарстанның 41 муниципаль берәмлегендә 3083 инспекцион тикшерү үткәргән", - дип хәбәр итә докладчы.

Узган ел белән чагыштырганда хокук бозу очраклары азрак теркәлә, әмма бәхетсезлек очраклары булып тора, диде министр. "Җәй эссе һава шартлары булу сәбәпле, туфрак каты булуына күнеккәннәр. Яңгырлы сезон башлану Чаллыда бәхетсезлек очрагына китерде. Грунт ныгытылмаган булган. Нигезне ныгытмау фаҗигагә китерде", - дип билгеләп үтте Фәйзуллин.

Һәлакәтне тикшергәндә документларны рәсмиләштерүдә дә хокук бозу очраклары булуы ачыкланды. Һәлак булучылар хезмәт килешүе төзелмичә генә җәлеп ителгән белгечләр булган, заказчы ниндидер сәбәпләр аркасында алар белән килешү төземәгән.

"Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Кызганыч, подрядчылар белгечләр белән тиешле килешү төземичә махсус эшләр үтәүгә җәлеп итә. Бюджет проектлары гына түгел, ә коммерциялеләр дә белгечләр белән законлы төстә эшләргә тиеш", - диде Миңнеханов. Россия Тикшерү комитетының эш бирүчене җаваплылыкка тарту турындагы инициативасын хуплавын белдерде.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры үз чиратында муниципаль комиссияләргә бөтен объектларны планнан тыш тикшерүләр үткәрергә карар бирде.

Аның сүзләренчә, гомумән, Татарстанда төзелеш программалары график буенча бара. Капиталь ремонт программасы буенча республикада 830 күп фатирлы йортта яшәүче 194,5 мең кеше яшәү шартларын яхшырта. Мәктәп, ресурс үзәкләрендә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонт тәмамланган диярлек. 2016 ел программасына кертелгән 43 мәдәният объектында 42сендә ремонт төгәлләнгән.

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары һәм эре оешмалар җитәкчеләре катнашты.

 


"Татар-Информ" МА


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Энергопрогресс» инженер үзәгенең яңа бинасын (Волгоград ур., 34) ачу тантанасы узды.   

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, Казан мэры Илсур Метшин, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты. 

«Энергопрогресс» – энергетика өлкәсендә илебездәге беренче инженер үзәкләренең берсе, аңа 1989 елда нигез салынган.   

919,26 кв.метр мәйданлы яңа офис бинасын төзү һәм реконструкцияләү –  Инженер үзәген төзекләндерүнең беренче этабы. Киләчәктә яңа лаборатор  корпус төзү планлаштырыла, анда 15 аккредитацияләнгән лаборатория күчәчәк.  

Бинаны караганда Рөстәм Миңнехановка энергосистемаларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү бурычларын хәл итүнең комплекслы алдынгы алымнарын күрсәттеләр. 

Тантанада Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, инжинирингны үстерү – эре югары технологияле предприятиеләрне үстерү нигезе.

«Әгәр энергокомпанияләребез барысын да читтән сатып алсалар – бернинди акча да җитмәячәк. Иң мөһиме – бүген без җибәргән хаталарны киләчәктә төзәтүе кыен булырга мөмкин», - диде ул. 

«Сезнең оста һөнәри инженерлар командагыз, алга киткән инфраструктурагыз, 15 заманча лабораториягез бар. Тагын да алга таба барырга кирәк. Татарстан компанияләрен генә күздә тотарга кирәкми: сез аларда үз эшләнмәләрегезне сынап карый аласыз. Параллель рәвештә чит илләр партнёрлары белән дә хезмәттәшлек итәргә һәм республикадан читтә дә базарлар табарга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Азакта Рөстәм Миңнеханов республика энергетика тармагын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.      


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

 

 


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Майский" теплицалар комбинатында булды. Рөстәм Миңнеханов анда помидорлар үстерү өчен теплицалар блогын карады.

Объект реконструкция барышында торгызылган. Комлпексның гомуми мәйданы - 1,4 гектар. Киләчәктә тагын 4,1 гектар мәйданнарны яңарту көтелә. Бу томатлар җитештерү күләмен елына 900 тоннага җиткерүне мөмкин итәчәк. 

"Майский" ТК" ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев хәбәр иткәнчә, яңа блокта иң заманча җиһазлар файдаланыла. Беренче уңышны ноябрь аенда ук җыю планлаштырыла.

Шуннан Рөстәм Миңнехановка энергоүзәкнең икенче чиратын тәкъдим иттеләр. Гомумән энергия үзәге 23,5 МВт электр һәм 21 МВт җылылык энергиясен эшләп чыгара. Әлеге проектны гамәлгә ашыру 20 гектардагы теплицаларның электр һәм җылылыктагы ихтыяҗын каплый. 

Аннары Татарстан Президенты комбинат территориясендәге яңа спорт комплексын ачуда катнашты. Ике катлы бина предприятиенең хезмәткәрләр өчен йортлары янында урнашкан. Янында хоккей шугалагы, футбол кыры бар. Балалар өчен уен мәйданчыгы ясалган. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Майский" ТК" - техник яктан җиһазларны яңартудан кала социаль проектлар үсешенә дә акча кертүче уңышлы предприятие үрнәге ул. 

"Болар барысы да сезнең предприятие бүген җитди финанс нәтиҗәләргә ирешә алуы аркасында мөмкин булды. Яшелчәләр базарында конкурентлык зур. Шуңа күрә сату базарын, сатып алучыны табу өчен һәм табыш алу өчен күп көч куярга кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәрендә. Рөстәм Миңнеханов 282 фатирлы йортка тантаналы күченү чарасында катнашты. Йорт ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән. Бүген шушы йортка федерациянең һәм республиканың 4 программасында катнашучылар күченә. Бөек Ватан сугышы ветераннары толлары, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күченүчеләр, социаль ипотека программасында катнашучылар әлеге йорттан фатир алган.

Татарстан Президенты кунак булып кереп чыккан Валентина һәм Геннадий Филипповлар, үзгәрешләрне күптән көттек, ди. Аларның узган гасырның 50 нче елларында төзелгән 2 катлы йорты күз алдында таушалган дияргә була. Канализация торбадан читкә ага, бәдрәф белән ваннан арасындагы стена хәтта идән астына ишелеп төшкән...

“Бик зур рәхмәт шундый бүләк өчен! Безнең нәкъ менә бүген “рубин”туебыз – 40 ел бергә. Авария хәлендәге йорттан яңа фатирга күченү – күптән көтелгән вакыйга”, - диделәр алар Рөстәм Миңнехановка. Биредә алар кызлары Наталья һәм оныклары Анжелика, Арсен белән бергә бишәү яшәячәк.

“Зеленодольск районында торак мәсьәләсе гадиләрдән түгел, ләкин без хәл итәбез. Һәм бу Зеленодольсктагы иң зур йорт – шуның дәлиле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Менә биредә әйбәт кенә балалар мәйданчыгы күрәбез. Анда сабыйлар уйный. Шатланалар. Бу йортларда һәм алар янында балаларның шат тавышы һәрвакыт яңгырап торсын”, - дип теләде республика Президенты.


"Татар-Информ" МА


3
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстанда ел башыннан 1 млн 561 мең кв.м торак сафка кертелгән, бу планның 102 проценты. Соңгы атнада төзүчеләр 205 мең кв.м торак тапшырды. Бу хакта бүген республика Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры белдерде.

"Бүгенгә социаль ипотека буенча гомуми мәйданы 181,9 мең кв метр булган 3154 фатирлы 79 йорт торгызылган", - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. Ветераннар өчен йортлар төзелеше дә дәвам итә. Ятим балаларга торак бирү мәсьәләсе дә хәл ителә. 2016 елда күп фатирлы инвестицион торак төзелеш программасына 99 йорт кертелде. Аларның 56 сы файдалануга тапшырылган, тагын 43 югары һәм урта дәрәҗәдә әзер. Быел республикада 9 мең аз катлы торак йорт төзелергә тиеш, 6 мең 258е әзер инде.

"Вакытында һәм сыйфатлы йорт кына төзеп кую түгел, анда яшәргә уңыйлы булырлык итеп эшләргә кирәк. Сүз йортның эче турында гына түгел, ә тышы турында да бара. Фасадларны матурлауга ачык төсләрне кызганмаска кирәк", - диде Татарстан Президенты.

Ел ахырына кадәр 18 участок полициясе хезмәткәрләре йорты кулланылуга тапшырылырга тиеш. Ун объект төзелгән, тагын 8 йортта якын арада эш төгәлләнәчәк. Ел башыннан 38 яңа авыл клубы төзелде, тагын 7 се төзелеп бетү алдында. Ветеринария пунктлары, ФАПлар һәм модульле табиб амбулаторияләре төзелешә дәвам итә.

2016 елда капиталь ремонт программасына эләккән 830 күп фатирлы йортның 829 ында эш бара. "Өлешләп төзү буенча Чаллыда зур торак йорт төзелеше тәмамлануын билгеләп үтәргә кирәк. Йорт 10 елдан артык төзелгән. Объект кабул ителде", - диде Ирек Фәйзуллин. "Чаллы, молодец. Зур проблеманы хәл итте. Бу алданган өлешчеләр проблемасын хәл итүдә зур адым", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Муниципаль районнар башлыклары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары катнашты.


"Татар-Информ" МА


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

“Кояшлы шәһәр” торак комплексында Бакый Урманчы урамында урнашкан, 340 урынга балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.  Әлеге мәктәпкәчә балалар  учреждениясен төзүче -  "ГЛАВИНВЕСТСТРОЙ РТ". Балалар бакчасы өч катлы бинада урнашкан, гомуми мәйданы – 6491,7 кв.м. Төзелеш барышында Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан ачыкланган барлык җитешсезлекләр төзәтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International