ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген, 26 октябрь көнне Казанның «Салават купере» торак комплексында социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа 340 фатирлы торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.

Ярашлылык бәяләмәсе объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу мөмкинлеге бирә, шуннан соң 340 гаилә үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычларын алачак һәм өй туен билгеләп үтәчәк.

3-1 номерлы торак йорт «Салават күпере»нең өченче кварталында урнашкан. 18 катлы бинаның гомуми мәйданы 21891,7 кв. метр тәшкил итә. Йорт янындагы территория төзекләндерелгән – балалар мәйданчыгы урнаштырылган, яшелләндерелгән. Объектны төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International