Бердәм дәүләт экспертиза бәяләмәләре реестрын формалаштыру кагыйдәләре расланды

2017 елның 28 июле, җомга

Капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрын (БДБР) формалаштыру кагыйдәләре расланды. Премьер-министр Дмитрий Медведев тиешле карарга кул куйды.

Имзаланган карарда, чикләнмичә һәм түләүсез рәвештә файдалану мөмкинлеге белән тәэмин ителәчәк мәгълүматлар исемлеген кертеп, реестрдагы белешмәләрнең структурасы һәм составы билгеләнгән.

Моннан тыш, документта реестрга проект документларының һәм (яисә) инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренең вәкаләтле органнар һәм оешмалар тарафыннан бирелгән экспертиза бәяләмәләре турындагы белешмәләрне кертү тәртибе һәм вакытлары да билгеләнгән.

БДБР үткәрелгән барлык дәүләти һәм дәүләти булмаган экспертизалар һәм, проект документларының, инженерлык тикшеренүләре нәтиҗәләренең үзләрен дә кертеп, шул исәптән эре капиталь төзелеш объектлары буенча бирелгән бәяләмәләр турында мәгълүматлар кертеләчәк.

Расланган кагыйдәләр 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Кабул ителгән чаралар капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестры институтын кертү өчен кирәкле шартларны тудырырга булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International