2016 елда Татарстанда җитештерүгә бәйле травма алулар дәрәҗәсе 15%ка, ә һәлак булу белән тәмамланучы бәхетсезлек очраклары 42%ка кимегән. Соңгы 20 ел эчендә бу үлем очракларының иң түбән дәрәҗәсе, дип хәбәр итте "Профессионалларны яклау елы"на багышланган конференциядә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров. Бу күрсәткечләрне яхшыртуга хезмәтне саклауның өч дәрәҗәле системасы ярдәмендә ирешү мөмкин булган, бу очракта кагыйдәләр үтәлеше республика, тармак һәм муниципаль дәрәҗәләрендә күзәтеп торыла.
Узган елда Татарстанда травма алу дәрәҗәсе эшләүче 1000 кешегә 0,7 тәшкил иткән, өченче елда - 0,8. Идел буе федераль округында бу иң яхшы күрсәткеч, ә Россиядәге уртача күрсәткеч 1,3кә тигез.
Татарстанның төзелеш объектларында травма алу очракларының саны кимегән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында булган чираттагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Министр ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе статистикасын китерде: 2016 елда гыйнвар-июнь айларында республикада төзелеш объектларында 18 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән һәлак булу очраклары - 5 һәм авыр һәлакәткә китергән очраклар - 13. Быелның гыйнвар-июнь айларында төзелеш объектларында 11 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән һәлак булу очраклары - 2 һәм авыр һәлакәткә китергән очраклар - 9.
Тулырак: https://www.kazan.kp.ru/daily/26706/3733690/