Абача Сани (1943—1998) - Нигерия президенты һәм хәрби диктатор, ХХ гасырдагы иң ришвәтчел сәясәтчеләрнең берсе, үзе хакимлек иткән чорда 5 миллиард сум тирәсе акча үзләштергән. Йөрәк өянәгеннән үлгән.
Ришвәт җинаятьчелеге турында абсолют мәгълүматлар - коррупция турындагы җинаятьләргә статистик анализ ясау эшендә кулланыла торган төп күрсәткечләрнең берсе. Ришвәт җинаятьчелеге турында абсолют мәгълүматлар әлеге тискәре криминологик күренешнең күләмле торышында санлы эквивалентны чагылдыра: теркәлгән ришвәт җинаятьләренең саны, җинаятьләрне кылган затлар саны, ришвәтчелек җинаятьләреннән зыян күргән физик һәм юридик затлар саны, алар тарафыннан китерелгән физик, матди яисә әхлакый зыян күләме һәм башка мәгълүматлар. Бу билгеләмәдә "абсолют" термины чагыштырма (бәяләү) сыйфатында кулланыла [1].
"Автобус" - төрле дәрәҗә сайлауларында алдан тавыш биргәндә яисә референдум үткәргәндә сайлаучыларны сатып алуга бәйле (сәяси технологияләр) хокукка каршы килә торган формаларның берсе. Аның асылы бик гади: сайлаучыларны оештырылган тәртиптә алар "кирәкле" кандидатка тавыш бирсен өчен участокка (кагыйдә буларак, автобуста) алып киләләр. Сайлауга кадәр турыдан-туры яисә сайлау бетүгә мондый сайлаучыларга "гуманитар ярдәм" бирелә, ә кайчак зур булмаган күләмдә акчалата пособие дә түләнә [1].
Административ коррупция — кызыксынган затларга өстенлекләр бирү максатларында гамәлдәге законнарны, кагыйдәләрне күрсәтелгәнчә үтәү эшенә белә торып ялгышлар кертү. Андриановның "Бюрократия, коррупция..." китабыннан. 2009 ел.
Административ рента - дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарындагы вазыйфаи затларның кушуы буенча предприятиеләрдән һәм эшкуарлардан хокукка каршы килеп акча һәм мөлкәт җыю, мөлкәти характердагы хезмәтләрне түләүсез нигездә күрсәтүне таләп итү [1].
Җәмгыять аңында һәм илкүләм хокук психологиясендә ришвәтчелек күренешләре чагылуның азия моделе - ул, Н.П. Мелешко һәм С.Г. Александров фикеренчә, ришвәтчелекнең гадәтигә әйләнгән һәм иҗтимагый яктан уңайлы мәдәни һәм икътисадый күренеше дәүләт вазыйфаларына бәйле рәвештә барлыкка килгән системасы [1].
"Актив" коррупция" - һөнәри эшчәнлегенә бәйле рәвештә кызыксынган зат яисә затлар тарафыннан илдәге яисә чит илдәге вазыйфаи затны, халыкара оешма әгъзасын, коммерциячел, иҗтимагый яисә башка оешмаларның җитәкчеләрен актив рәвештә сатып алу яисә күрсәтелгән затлар тарафыннан законсыз рәвештә бүләкләү таләп итү. "Сәяси коррупция..." китабыннан. 2008 ел.
Шәхси секторда актив сатып алу - Европа Советының коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турындагы конвенциясе нигезендә, коммерциячел эшчәнлекне гамәлгә ашырганда шәхси сектор предприятиеләре белән җитәкчелек итүче яисә анда теге яки бу сыйфатта эшләүче затларга, үзләре өчен яисә теләсә нинди башка затлар өчен, бу затлар үз вазыйфаларын бозып гамәлләр кылсын яисә аларны кылудан тотылып торсын өчен, турыдан-туры рәвештә яисә читләтеп, нинди дә булса нигезсез өстенлекне вәгъдә итү, тәкъдим итү яисә бирү [1].
Илкүләм дәүләт вазыйфаи затларын актив сатып алу - Европа Советының коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турындагы конвенциясе нигезендә дәүләтнең вазыйфаи затлары арасыннан теләсә кайсы затка шушы затның үзе өчен яисә теләсә кайсы башка зат өчен, ул үзенең функцияләрен гамәлгә ашырганда, бу эш белә торып кылынганда, гамәл кылуны яисә аларны кылудан тотылып торуы өчен теләсә нинди зат тарафыннан турыдан-туры яисә читләтеп нинди дә булса нигезсез өстенлек вәгъдә итү, тәкъдим итү яисә бирү [1].
Александр I (1777-1825) – Россия патшасы. "Ришвәтчеләрнең тамырын корыту турында" Указ чыгара, әлеге документта ул "һәлакәтле ришвәтчелекнең яисә ришвәт алуның булуы гына түгел, ә алардан чирканырга һәм бу хәлне чикләргә тиешле затлар арасында да таралуы"н билгели. Кирпичниковның "Россия коррупциясе" китабыннан. 2004 ел.
Александр III (1845-1894) – Россия патшасы. 1884 елда сәүдә һәм сәнәгать предприятиеләрендә катнашу белән дәүләт хезмәтен берләштерүне тыя торган Кагыйдәләр раслый.
Константиновның "Коррумпированная Россия" китабыннан. 2006 ел.
"Коррупциягә каршы көрәш" альянсы– 2006 елның гыйнварында Молдавиядәге хөкүмәткә бәйле булмаган ун оешма тарафыннан төзелгән республика киңәшмә органы, аның эшчәнлегенең төп максаты: а) илдә коррупцияне юкка чыгару эшләренә гражданлык җәмгыятен җәлеп итү һәм б) ришвәтчелеккә каршы көрәштә дәүләт органнары белән гражданлык җәмгыяте арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту.
Ришвәтчелек җинаятьчелегенә анализ – җәмгыятьтәге ришвәтчелек җинаятьчелегенең танып белүдә һәм аның торышын бәяләүдә бердәм булуны аңлата торган төшенчә. Танып белү барышында тикшерүче ришвәтчелек җинаятьчелеге турында сыйфат һәм сан мәгълүматларын ала. Бәяләү тикшерелә торган феномен турындагы яңа белешмәләрне элек белгәннәр белән чагыштыру дигәнне аңлата [1].
Коррупциягә каршы агитация – телдән чыгышларны, массакүләм мәгълүмат коммуникацияләрен файдаланып, халык аңына, кәефенә һәм тәртибенә йогынты ясау өчен коррупциягә каршы идеяләрне һәм карашларны тарату [1].
Коррупциягә каршы активлык – коррупциягә каршы көрәш һәм ришвәтчелек факторларын юкка чыгару буенча максатчан юнәлешле, тәртипкә салынган эшчәнлек.
Коррупциягә каршы аудиторлык тикшерүе – коррупциягә каршы эшчәнлекнең вәкаләтле субъектлары тарафыннан үткәрелә торган, билгеле бер органда, учреждениедә, ведомствода яисә министрлыкта ришвәтчелеккә каршы эшчәнлекне анализлауга һәм бәяләүгә корылган чаралар [1].
Коррупциягә каршы иминлек – шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең гомер өчен әһәмиятле мәнфәгатьләренең ришвәтчелек эшчәнлегеннән якланган булу торышы [1].
Коррупциягә каршы эшчәнлек – дәүләтнең, аның органнарының, вазыйфаи затларының, гражданлык җәмгыяте институтларының, эшкуарларның, шәхси затларның ришвәтчелек дәрәҗәсен киметүгә, коррупциячел факторларны юкка чыгаруга (локальләштерүгә, нейтральләштерүгә, ликвидацияләүгә һ.б.) һәм коррупциячел тәртипкә каршы көрәшүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге [1].
Коррупциягә каршы яклау – алардан файдаланганда җәмгыятьтә, дәүләттә һәм аларның институтларында коррупциягә каршы иминлек тәэмин ителә торган үтемле чаралар [1].
Коррупциягә каршы идеология – шәхеснең, социаль төркемнәрнең, хакимлек итүче элиталарның һәм барча җәмгыятьнең коррупциягә каршы сәясәткә һәм коррупциягә каршы эшчәнлеккә мөнәсәбәтен чагылдыра торган карашлар, ышанулар, идеяләр, принциплар һәм концепцияләр системасы [1].
Коррупциягә каршы идея – җәмгыятьтә коррупцияне танып белүгә, сурәтләүгә, аңлатуга яисә тотып торуга (кисәтүгә) юнәлдерелгән тирән эчтәлекле максат, йогынты акты, тәкъдим яисә ният [1].
Коррупциягә каршы мотивация– коррупциягә каршы тәртип активлыгын стимуллаштыра һәм хуплый торган һәм аның кысаларында коррупциягә каршы эшчәнлекнең мотивлары формалаша, үсеш ала һәм үзгәрә торган процесс [1].
Коррупциягә каршы атна – тормышның төрле өлкәләрендә (ТКХ, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башкалар) коррупциягә каршы көрәш буенча төрле җәмәгатьчелек оешмалары тарафыннан календарь атнасы дәвамында үткәрелә торган коррупциягә каршы чаралар комплексы [1].
Коррупциягә каршы белем бирү программасы – белем алучыларның төрле категорияләре тарафыннан коррупциягә каршы белем алуга юнәлдерелгән, дәүләт мәгариф стандарты нигезендә эшләнә торган, укыту планын, укыту дисциплиналары программаларын һәм тәҗрибә программаларын үз эченә ала торган мәгариф документы. Хәзерге вакытта Казакъстанның мәгълүмати коррупциягә каршы үзәге тарафыннан эшләнгән һәм Урта Азиянең югары белем бирү йортларында кертелгән коррупциягә каршы мәгариф программасы бар [1].
Коррупциягә каршы глобаль сәясәт – халыкара бергәлек яисә вәкаләтле халыкара оешмалар (учреждениеләр) тарафыннан эшләнүче, җәмгыятьтә, тормышның коррупция белән аеруча "йогышланган" аерым өлкәләрендә ришвәтчелек активлыгын киметүгә юнәлдерелгән коррупциягә каршы сәясәт [1].
Коррупциягә каршы муниципаль сәясәт – вәкаләтле органнарның, вазыйфаи затларның, иҗтимагый һәм бүтән оешмаларның муниципаль берәмлек территориясендә коррупциягә каршы чараларны эшләүгә һәм тормышка ашыруга юнәлдерелгән эшчәнлеге [1].
Дәүләтнең илкүләм коррупциягә каршы сәясәте – тормышның төрле өлкәләрендә коррупцияне барлыкка китерә һәм "тукландырып" тора торган сәбәпләрне һәм шартларны юкка чыгару (минимальләштерү, локальләштерү) максаты белән дәүләттә кабул ителгән конституция строе кысаларында шушы дәүләтнең һәм җәмгыятьнең төрле яклы һәм эзлекле чараларын эшләү һәм даими рәвештә гамәлгә ашыру [1].
Коррупциягә каршы төбәк сәясәте – төбәк хакимиятләренең, иҗтимагый һәм бүтән оешмаларның (учреждениеләрнең) коррупциягә каршы хокукый актлар формалаштыруга һәм аларны төбәк һәм муниципаль дәрәҗәсендә тормышка ашыруга бәйле эзлекле эшчәнлеге [1].
Коррупциягә каршы хокукый психология - хокукый танып белүдә коррупциягә каршы эшчәнлек субъектларының рухи хисләр комплексын, кәефләрен, тәэссирләрен, ихтыяр көчен, күзаллауларын һәм алдан сизенүчәнлеген үз эчендә берләштергән структур катлавы. Ул коррупциягә каршы эшчәнлекнең тирән чыганакларын билгели [1].
Коррупциягә каршы программа – хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә коррупциягә каршы көрәшүгә юнәлдерелгән хокукый, икътисадый, оештыру-идарә, мәгариф, тәрбияви һәм бүтән чараларны килештерелгән рәвештә куллануны тәэмин итүче комплекслы хокукый документ. Коррупциягә каршы программалар төрле нигезләр буенча түбәндәге мөстәкыйль төрләргә классификацияләнергә мөмкин: халыкара, илкүләм (федераль), төбәк (федераль округ, республика, өлкә, край), муниципаль һәм ведомство [1].
Коррупциягә каршы ведомство программасы – билгеле бер министрлык (ведомство) яисә аның аерым структур бүлекчәсе эчендә коррупциягә каршы эшчәнлекне регламентлый торган хокукый ведомство документы. Коррупциягә каршы ведомство программасы федераль дә, төбәкнеке дә була ала [1].
Коррупциягә каршы муниципаль программа – җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан кабул ителгән һәм муниципаль дәрәҗәдә коррупциягә каршы чараларның исемлеген һәм аларны тормышка ашыру механизмнарын үз эченә ала торган хокукый документ [1].
Коррупциягә каршы илкүләм программа – ил дәүләтендәге иң югары вазыйфаи зат яисә ил хөкүмәтенең иң югары вазыйфаи заты тарафыннан кабул ителә торган, коррупциягә каршы илкүләм сәясәтен тормышка ашыруның төп юнәлешләрен үз эченә алучы хокукый документ [1].
Коррупциягә каршы төбәк программасы – төбәктәге хакимият органнары тарафыннан кабул ителгән, төбәктәге коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруга юнәлдерелгән хокукый документ [1].
Татарстан Республикасының коррупциягә каршы программасы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2011 елның 18 августында кабул ителгән һәм Татарстан Республикасының 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыруга юнәлдерелгән комплекслы хокукый документ [1].
Коррупциягә каршы пропаганда – төбәк мәгънәсендә: "Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында" 2006 елның 4 маендагы Татарстан Республикасы Законы нигезендә массакүләм мәгълүмат чараларының дәүләттә (төбәктә) һәм җәмгыятьтә коррупциягә каршы тәртипне стимуллаштыру буенча максатчан юнәлешле эшчәнлеге; теоретик гомумсоциаль мәгънәсендә: җәмгыятьтә коррупциягә каршы фикер сөрешен һәм тәртипне формалаштыру максатында коррупциягә каршы идеяләрне һәм карашларны тарату [1].