Татарстан Республикасында Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 894 тикшерү үткәрелгән. Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында булып узган традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин бүгенге докладын шул мәсьәләдән башлап җибәрде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2017 елның 20 июленә 1 252,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 52,2%ын һәм үткән елның шушы чорына карата 106% тәшкил итә. Питрәч муниципаль районында торак тапшыру планы үтәлгән, диде Ирек Фәйзуллин.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 226,1 мең кв. м. мәйдандагы 4 мең 134 фатирлы 83 йорт буенча хисап тапшырылган.
128 төзелүче социаль ипотека программасы объекты буенча 88 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә - 31 объект, 9 объектта эшләр күп әле.
2017 елда аренда торагы программасы буенча 22,6 мең кв. м. мәйданда 387 фатирлы 17 йорт төзү каралган. Бүгенгә 15,4 мең кв. м. мәйданда 258 фатирлы 14 объект тапшырылган (Югары Ослан – 7, Чирмешән – 1, Мамадыш - 4, Әлки районы - 2). Моннан тыш, 2 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Иннополис); 1 объектта эчке эшләр бара һәм инженерлык челтәрләре урнаштырыла (Апас районы).
Татарстанда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 71 объекттан 30 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә – 36 йорт, 5 йортта эшләр күп әле.
Аз катлы төзелеш программасы буенча пландагы 8 800 йорттан 5 322 йорт гамәлгә кертелгән.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, "Авыл клублары" программасы буенча республикада 5 объектта эшләр тәмамланган (Әлки, Апас, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч районнары). 31 объектның 26сында эшләр дәвам итә.
Ирек Фәйзуллин шулай ук ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм аларга ремонт ясау, фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАПлар), табиб амбулаторияләре һәм башка сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү турында да сөйләде.
Республикада фельдшерлык-акушерлык пунктларының (ФАП) 16 муниципаль райондагы 16 объектында монтаж төгәлләнгән. Эшләр 26 районның 26 объектында дәвам итә. Быел 42 ФАП төзү планлаштырыла. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең ведомство буйсынуындагы учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы буенча 26 муниципаль райондагы барлык 26 объектта да эшләр тәмамланган.
Амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт буенча 2017 елда Татарстан Республикасында Казандагы, Чаллыдагы, Түбән Камадагы, Әлмәттәге 74 бинада капиталь ремонт эшләрен гамәлгә ашыру каралган. 20 июльгә карата 72 объектта эшләр башланган, диде Ирек Фәйзуллин.
2017 елда төбәктә корылырга тиешле 120 универсаль спорт мәйданчыгыннан 20 июльгә 34 муниципаль берәмлекнең 76 мәйданчыгында эшләр тулы дәрәҗәдә төгәлләнгән.
Моннан тыш, республиканың мунициципаль районнарында өстәмә рәвештә спорт объектлары төзү каралган. 2017 елда планлаштырылган төзелеш кысаларында Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә 14 спорт объекты буенча кирәкле документация җыела һәм әзерләнә. 6 универсаль спорт залы, 8 йөзү бассейны төзеләчәк.