Россиянең Төзелеш министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә карар проектын кертте, әлеге документта энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренең һәм биналарның, төзелмәләрнең һәм корылмаларның файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренең үтәлүен тәэмин итү өлешендә проект документларына карата таләпләр билгеләнә. Бу хакта 20 июль көнне Иркутск шәһәрендә булып узган төзелештә бәя хасил итү системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмәдә Россиянең төзелеш министры урынбасары Хәмит Мәвлияров хәбәр итте.
"Проект документациясенә энергетика нәтиҗәлелеге һәм биналарның, төзелмәләрнең һәм корылмаларның файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителүе буенча билгеләнгән таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү мөмкинлеген бирә торган чаралар исемлеге кертелде", – дип хәбәр итте Хәмит Мәвлияров.
Министр урынбасары аңлатып узганча, хәзер проект документациясе кабул ителгән, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, җылыту, җилләтү һәм биналардагы һаваны кондиционерлау системаларында, җитештерү билгеләнешендәге объектларда җылылык челтәрләрендә кулланыла торган архитектур, функциональ-технологик, конструктив һәм инженер-техник чишелешләргә нигезләүне үз эченә алучы мәгълүматлар белән тулыландырылырга тиеш.
Проект документациясенең инженерлык җайланмалары, инженер-техник тәэминат челтәрләре турында мәгълүматлар бәян ителгән бүлекләрендә өстәмә рәвештә кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмаларын, мондый җайланмалардан күрсәткечләрне туплау һәм тапшыру җайланмаларын урнаштыру урыннарына сыйфатлама бирү дә күздә тотыла.
Моннан тыш, проект документациясендә капиталь төзелеш объектының энергетика ресурсларын куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеге күрсәткечләре турында; энергияне куллана торган җайланма, энергиянең яңартыла торган чыганакларыннан файдалану, эксплуатациягә керткәндә һәм эксплуатацияләү барышында бина, төзелмә һәм корылма җавап бирергә тиешле энергия нәтиҗәлеге таләпләренең исемлекләре, кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмаларын, мондый җайланмалардан күрсәткечләрне туплау һәм тапшыру җайланмаларын урнаштыру урыннары турында җыелма белешмәләр дә урын алырга тиеш.