Өлешле төзелеш фонды турындагы закон проекты икенче укылышка әзер һәм РФ Дәүләт Думасына кертелде

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләтнең коменсацияләү буенча Өлешле төзелеш фонды эшчәнлеген җайга салачак закон проекты икенче укылышка әзер һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта 13 июль көнне Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень РФ Дәүләт Думасында Мәскәү өлкәсенең торакны өлешле төзедүдә катнашучыларның мәнфәгатьләрен яклау проблемалары буенча узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Беренче укылышта закон проектын кабул иткәннән бирле документ, РФ Дәүләт Думасы комитетлары позицияләрен исәпкә алып, өстәмә эшкәртелгән. Асылда, фондны халыкка ачык хокукый компаниягә үзгәртеп кору күздә тотыла, бу исә РФ Хисап Палатасы ягыннан фонд эшчәнлегенә контроль һәм аудит тәэмин итәчәк, фондның иң югары идарәсе составына РФ Федераль Җыелышының һәр палатасыннан вәкилләр кертү планлаштырыла, шулай ук Фонд акчаларыннан файдалануның үтәкүренмәле тәртибе билгеләнгән.

"Закон проектын икенче укылыш алдыннан өстәмә эшкәртү барышында барлыгы 30дан артык үзгәреш кертелде", - дип тәгаенләде Михаил Мень. Алга таба РФ Дәүләт Думасы мәйданында, асылда Табигать ресурслары, милекчелек һәм җир мөнәсәбәтләре комитетында документ турында фикер алышырга туры киләчәк. 

Өлешле төзелештә катнашучыларны яклау фонды төзүчеләрнең җаваплылыгын иминиятләштерүгә алмашка киләчәк һәм булачак граждан-соинвесторларны яклаячак. 

Намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән дип танылган алданган өлешчеләргә килгәндә, аларның проблемаларын хәл итү өчен нәтиҗәле механизмнар булдырылды, диде министр. "Төзүчене алмаштыру алгоритмы эшләнде, шунысы аеруча әһәмиятле", - дип ассызыклады ведомство башлыгы. Россия Хөкүмәте карарында объектны төзеп бетерү өчен тапшыру тәртибе билгеләнгән. 

Киңәшмә барышында Мәскәү яныннан 40ка якын өлешче үзләренең проблемалы объектлары буенча сораулар бирә алган. Аларга министр Михаил Мень, Россиянең төзелеш министры урынбасары Никита Стасишин, төбәк хакимияте, "Российский капитал" банкы һәм АИЖК вәкилләре, шулай ук депутатлар һәм төзүчеләр җавап биргән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International