Өлешләп төзү фонды турындагы закон проекты икенче укылышка кадәр эшләп бетереләчәк

2017 елның 16 июне, җомга

Россиянең Төзелеш министрлыгы икенче укылышка Өлешчеләрнең хокукларын яклау фонды эшчәнлеген җайга салачак закон проектын Хисап палатасы тарафыннан фонд эшчәнлеген зарури тикшерү турындагы нормалар белән тулыландырырга, шулай ук кабул ителә торган карарларның үтәкүренмәлелеген һәм акчаларның сакланышын тәэмин итә торган башка контрольлек рәвешләрен билгеләргә әзер. Бу хакта 14 июнь көнне Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Никита Стасишин белдерде.

“Дәүләт Думасында беренче укылышка әзерләгән вакытта зур эш башкарылды, парламент тыңлаулары үткәрелде, алар барышында закон проектына карата кисәтүләр һәм тәкъдимнәр белдерелде, без аларны икенче укылышка исәпкә алырга әзер”, – диде ведомство башлыгы урынбасары.

Асылда, бу төзүчеләрнең акчаларын саклау һәм алардан файдалану механизмының үтә күренмәле булуы мәсьәләсенә кагыла. Никита Стасишин белдергәнчә, закон проекты нигезендә фонд акчаларын контрольдә тоту ел саен мәҗбүри рәвештә фонд хисапнамәсенә аудит үткәрү юлы белән гамәлгә ашырылачак.

“Икенче укылышка без закон проектын Россия Федерациясе Хисап палатасы тарафыннан фонд эшчәнлеген зарури тикшерү турындагы нормалар белән тулыландырырга, шулай ук кабул ителә торган карарларның үтәкүренмәлелеген һәм акчаларның сакланышын тәэмин итә торган башка контрольлек рәвешләрен билгеләргә әзер”, – дип өстәде Россия төзелеш министры урынбасары.

Шулай ук икенче укылышка закон проектына 2018 елның 1 июленә кадәр күчеш чорын билгеләү турындагы нормалар да өстәләчәк, бу чорда барлык төзүчеләр өчен дә зарури акча күчерүләр шартнамә бәясенең 1,2%ын тәшкил итәчәк. Министр урынбасары сүзләренә караганда, шушы чор эчендә Россиянең Төзелеш министрлыгы, профессиональ һәм эксперт бергәлеге белән берлектә, дифференциацияләнгән тарифны хисаплау методикасын эшләячәк. “Безгә моның торакның квадрат метрына булган бәясендә чагылыш тапмавы һәм аның гражданнар өчен үтемсез булуына китермәве мөһим”, – диде ведомство башлыгы урынбасары.

2017 елның 3 июленә карата закон проектына киңәйтелгән парламент тыңлаулары билгеләнгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International