Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алданган өлешчеләрнең һәм финанс оешмаларына кертемнәр кертүчеләрнең республика фондын төзү турындагы указга кул куйды.
“Документта билгеләп үтелгәнчә, фонд “Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кредит яисә бүтән финанс оешмалары эшчәнлегеннән зыян күргән затларга, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек башкаручы намуссыз төзүчеләрнең гамәлләреннән (гамәл кылмавыннан) зыян күргән затларга ярдәм оештыру” максатларында төзелә”, – диелә Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шушы указ белән Республика ярдәм фонды советының да составы расланган. Совет җитәкчесе итеп ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов билгеләнгән