2017 ел башыннан бирле Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 652 тикшерү үткәрелде

2017 елның 27 мае, шимбә

Бүгенге көндә Татарстанда 904,7 мең квадтрат метр торак кертелгән, бу исә узган елның шушы чорына туры килә. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында булып узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте.

Видеоконференцэлемтә рәвешендә барлык муниципаль берәмлекләр катнашындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.  

Алексей Фролов билгеләп узганча, 2017 ел башыннан бирле Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белән Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 652 тикшерү үткәрелгән (ДТКИ – 622 тикшерү, ДХИ – 30 тикшерү). Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми 4 миллион 266 мең сумлык 163 карар чыгарылган.

1 апрельдән 20 майга кадәр республикада санитар-экологик икеайлык узды. ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекция тарафыннан төзелеш мәйданнарында 295 тикшерү үткәрелде, 67 хокук бозу очрагы ачыкланды, 55 административ беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International