Инспекция Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында урам-юл челтәрләрен норматив торышка китерү һәм ремонтлау буенча эшләр барышын тикшереп тора

2017 елның 26 мае, җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе турында нигезләмә нигезендә автомобиль юлларын төзегәндә һәм үзгәртеп корганда дәүләт төзелеш күзәтчелеге гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча Инспекция хезмәткәрләре Казанның һәм республиканың урам-юл челтәрләрен норматив торышка китерү һәм ремонтлау буенча эшләр барышын контрольдә тота.

Бу чорда 14 тикшерү үткәрелде.

Инспекция хезмәткәрләре, заказчы “Главтатдортранс” һәм подрядчы оешмалар белән берлектә, Инспекция хезмәткәрләре катламнарның калынлыгын, асфальт-бетон катламнары арасында беркетмә булуны тикшерү һәм физик-механик күрсәткечләрне ачыклау өчен алга таба сынаулар үткәрү максатларында асфальт-бетон катламнарыннан пробалар сайлап алдылар.

Бу атнада пробалар алу эше Әлмәт районында һәм “Чаллы-Зәй” автоюлында башкарылды.

Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә кирәкле җайланмалар һәм контрольлек җиһазлары белән тәэмин ителгән заманча күчмә һәм стационар юл лабораторияләре бар, бу исә юлда хәрәкәт итүдә иминлек тәэмин итү өчен автоюлларның барлык зарури параметрларын контрольдә тотарга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International