Россия Төзелеш министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектын эшләде, анда энергия нәтиҗәлелеге таләпләре һәм биналарны, корылмаларны кулланыла торган энергия ресурсларын исәпләү җайланмалары белән җиһазландыруга таләпләр үтәлешен тәэмин итү өлкәсендә проект документациясенә таләпләр билгеләнә. Бу хакта журналистларга 31 мартта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Россия төзелеш министры Михаил Мень сөйләде.
“Проект документациясенә билгеләнгән энергия нәтиҗәлелеге таләпләренең һәм биналарның, корылмаларның кулланыла тоган энергия ресурсларын исәпләү җайланмалары белән җиһазландыруына таләпләрнең үтәлешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче чаралар исемлеге кертелергә тиеш”, - дип ачыклык кертте министр Михаил Мень.
Шулай ук хәзер проект документациясенә бүлмәләрне электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, җылылык, җилләтү һәм һаваны сафландыру, производство объектларында җылылык челтәрләре системаларында кулланыла торган, кабул ителгән архитектур, функциональ-технологик, конструктив һәм инженер-техник карарларның нигезләмәсе булган мәгълүмат кертелергә тиеш.