Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның февраленда төбәк башлыкларының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге медиарейтингында өченче урынны яулады, дип хәбәр итә “Медиалогия” компаниясе.
Сергей Собянин (Мәскәү), Андрей Воробьев (Мәскәү өлкәсе), Рөстәм Миңнеханов (Татарстан), Артур Парфенчиков (Карелия) һәм Евгений Куйвашев (Свердловск өлкәсе) медиарейтингның лидерлары булды.
Медиарейтингка аңлатмаларда билгеләп үтелгәнчә, ММЧ Рөстәм Миңнехановның 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә катнашуын хәбәр итте. Моннан тыш, хәбәр ителгәнчә, Татарстан Президенты ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинны республиканың баш архитекторы итеп билгеләгән.
Шулай ук ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә Рөстәм Миңнехановның Татарстанда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүгә бәйле килеп чыккан хәлгә карата ММЧнан яңгыраган тәнкыйтьне шәрехләп китүе турында мәгълүмат булды. Ул барлык ведомстволарга әлеге мәсьәләгә җитди рәвештә һәм ныклап игътибар бирергә йөкләде.