ТАССРда дәүләт төзелеш күзәтчелеге 1918 елның октябрендә төзелгән, губерниянең бөтен төзелеш эшчәнлеге белән җитәкчелек иткән иң югары органы – Дәүләт корылмаларының Казан губерна комитеты төзелү заманыннан башланып китә. Аның карамагына барлык дәүләт корылмаларының проектларын карау, төзелеш программаларын, сметаларын эшләү һәм төзелеш эшләре барышын күзәтү кергән.
1920 елда автономияле республика төзелүгә бәйле рәвештә ул «Дәүләт корылмаларының Татарстан комитеты» дип үзгәртелә.
1922 елда Дәүләт корылмаларының Татарстан комитеты ТАССР Халык комиссарлары советының 4 март карары белән ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Архитектор төзелеш идарәсе итеп үзгәртелә, ә дәүләт төзелеш конторалары Россиякүләм «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге» төзелеш тресты составында берләшә.
1934 елда СССР ХКС «Торак төзелешен яхшырту турында» карары кабул ителә, анда билгеләп үтелгәнчә, гамәлдә булган торак төзү тәҗрибәсе массакүләм хезмәт ияләренең ихтыяҗлары үсешенә туры килми. Гади халык өчен торак төзү һәм бизәү-сылау, проектлау эшләрен түбән сыйфатлы итеп башкару аеруча билгеләп үтелә.
Тулырак итеп: ТР ДТКИ Аппараты фойесындагы стендта яисә http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_911269.pdf.