Илдә торакны сафка бастыру буенча узган елга нәтиҗә ясалды. 27 март көнне Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень хәбәр иткәнчә, Россиядә 2016 елда барлыгы 80,2 млн. кв.м торак файдалануга тапшырылган.
2016 елда торак кертү күләме кимер дип фаразланган иде. Михаил Мень, 2015 ел белән чагыштырганда, торак кертү күләменең 10%ка кимү мөмкинлеге булуы хакында алдан ук кисәтеп куйган иде. Ел нәтиҗәләре пессимистик фаразлардан яхшырак булып чыкты: торак кертү дәрәҗәсе 6%ка кимегән. «Узган ел белән чагыштырганда торак кертү күләменең бераз кимүе күзәтелә, шуңа да карамастан, без өч ел рәттән торак кертү күләмен 80 млн. квадрат метр дәрәҗәсендә саклап кала алдык», – дип билгеләде Михаил Мень.
Моннан тыш, кимү шәхси торак төзелеше хисабына булган. Шәхси торак тапшыру күләме, 2015 ел белән чагыштырганда, 9,9%ка кимегән һәм 31,7 млн. кв. м тәшкил иткән. Бу статистик кимү, аерым алганда, 2015 елда торакның күп өлеше «дача амнистиясе» буенча кертелүгә бәйле, 2016 елда ул азрак булган. Министр элегрәк аңлатканча, «дача амнистиясе» – шартлы термин, ул хакта сүз йөрткәндә җирле хакимиятләр тарафыннан ачыкланган, фактта электән үк кулланылган, ләкин теркәлмәгән күчемсез милек аңлашыла.
«Индустриаль торак кертү якынча шул ук дәрәҗәдә калды (3,2%ка кимү күзәтелә) һәм 48,5 млн. кв. м тәшкил итте. Бу бик мөһим, чөнки Россия Төзелеш министрлыгына йөкләтелгән ярдәм итү чаралары беренче чиратта индустриаль йортлар төзелешенә ярдәм итү өчен юнәлтелә», – диде Михаил Мень.