Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәт шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 82нче йортта мәдрәсә урнаштыру өчен төзекләндерелгән бинаны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Гамәлдәге бина административ билгеләнештәге кирпеч корпустан гыйбарәт, аның арткы фасадында бер катлы өлеш өстәлгән. Ул турыпочмаклы, өч катлы, подвалсыз.
Проект нигезендә мәдрәсәдә административ билгеләнештәге объект реконструкцияләнгән һәм яңадан планлаштырылган, аның өченче катында йокы блогы бар.
Бинаның беренче катында уку сыйныфлары, каллиграфия кабинеты һәм шамаил җитештерү остаханәсе, тавыш яздыру бүлмәсе, лекцияләр залы, укытучылар кабинеты, сак бүлмәсе, завхоз кабинеты, техник бүлмәләр (җылылык пункты, су үлчәү узелы), кухня бүлмәсе, аш бүлмәләре, хуҗалык бүлмәләре (кер юу һәм үтүкләү бүлмәләре), персонал гардеробы, киенү-чишенү бүлмәләре, ПУИ һәм санузеллар урнашкан. Санузелларның берсе хәрәкәте чикле халык төркемнәре өчен билгеләнгән.
Икенче катта уку сыйныфлары, архивлы китапханә, укытучылар бүлмәсе, директор кабинеты, инвентарь бүлмәсе һәм көнкүреш бүлмәләре (чишенү бүлмәләре, санузеллар, душ бүлмәләре) булган 13 кешегә исәпләнгән тренажер залы, медицина бүлмәләре (табиб кабинеты, процедура бүлмәсе), ярдәмче һәм техник бүлмәләр (венткамера) урнашкан.
Өченче катта 2-5 кешелек торак блоклары булган йокы корпусы, дежур персонал бүлмәсе, ПУИ, сак камерасы һәм чиста һәм пычрак эчке кием келәтләре урнашкан.
Төзүче һәм техник заказ бирүче – В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ.
Генераль проектлаучы – «Казанский Промстройпроект» институты ААҖ. Генераль подрядчы – «Никастоун» ҖЧҖ.