Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Әлмәт шәһәренең Радищев урамындагы яңа торак йортны тикшерә.
Йорт – кирпечтән, биш катлы, вентиляцияләнә торган фасадлы. Андагы фатирлар саны – 24, аларның гомуми мәйданы – 1697,10 кв. метр. Йортның гомуми мәйданы – 2766,50 кв. метр. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.
Объектның төзүчесе, техник заказчысы һәм генераль подрядчысы булып «КРЕДО Девелопмент Альмет» ҖЧҖ тора.
ТР ДТК инспекциясе проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә биргәннән соң, торак йорт файдалануга тапшыруга документаль әзерлек узачак.