Казанда «Мегастрой» кибете реконструкцияләнде

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

2024 елның 14 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе реконструкцияләнгән төзелеш материаллары кибете «Мегастрой»га проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде, ул Казан шәһәре, Горький шоссесы, 28 йорт адресы буенча урнашкан, сәүдә биналары янкорма итеп төзелгән.

Шушы көннәрдә объект территориясендә республика ведомствосының йомгаклау тикшерүе тәмамланды. Контроль-күзәтчелек чарасы кысаларында хокук бозулар ачыкланмады.

«Мегастрой» кибетенең гомуми мәйданы – 15881,70 кв. м. Аны төзүче – «Агава» ҖЧҖ.

Техник заказчы булып ««Столица» ИК» ҖЧҖ тора. Генераль подрядчы – «Алекс» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «АртТехПроект» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International