Беренчел нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасында тавыш бирүдә Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итү) 88,74% тавыш җыйды, дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе. Аннары бирелгән тавышлар саны буенча Николай Харитонов (КПРФ) 4,83%, Леонид Слуцкий (ЛДПР) 3,93% һәм Владислав Даванков («Новые люди») бара – 1,53%, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сайты.
Якын арада тавыш бирүнең башлангыч йомгакларын башта – ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында, ә аннары РФ Үзәк сайлау комиссиясе утырышында расларга кирәк.
«Россия Федерациясе Президентын сайлау кампаниясе Татарстанда сайлаулар турында Россия законнары таләпләренә туры китереп узды һәм вакыйгаларсыз тәмамланды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясый торган һәм хокук бозу очраклары турында шикаятьләр килмәде», – диелә сайлау комиссиясе хәбәрендә.