2024 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә төзелешкә рөхсәт алмыйча төзелә торган социаль әһәмиятле капиталь төзелеш объектларын төзү һәм тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Төзелеш оешмалары, техник заказчылар, проект оешмалары вәкилләре өчен киңәшмәне ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.Р. Нәҗмиев үткәрде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге җитәкчесе Казанда да, республика районнарында да капиталь төзелеш объектларының торышы турында сөйләде, экспертлар ярдәме һәм эксперт бәяләмәсен үткәрү өчен материаллар формалаштыру мәсьәләсенә тукталды.
Территориаль органнар җитәкчеләренә, инспекциянең җаваплы вазыйфаи затларына проект-смета документларын әзерләү, экспертиза узу һәм балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар кебек объектларны төзүгә рөхсәт бирү срокларын контрольдә тотарга кушылды.
Чарада ТР ДТК инспекциясе башлыгы урынбасарлары А.С. Ганиев, Л.З. Фатыйхов, Казан шәһәре буенча ТО җитәкчесе Д.А. Мильгунов, ТО хезмәткәрләре катнашты.