29 февральдә, Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, Владимир Путин «Гаилә», «Россия яшьләре», «Озак һәм актив тормыш», «Кадрлар» һәм «Мәгълүматлар икътисады» кебек яңа илкүләм проектларны эшләтеп җибәрү турында хәбәр итте.
Барлык яңа илкүләм проектлар бер-берсе белән координацияләнергә һәм ел ахырына кадәр расланырга тиеш, дип чакырды Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында.
«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ул алдагы 6 елда туучылар санының ышанычлы рәвештә үсүенә ирешү бурычын куя. Президент ассызыклаганча, зур күпбалалы гаилә – норма, җәмгыять тормышының фәлсәфәсенә, бөтен дәүләт стратегиясенең ориентирына әйләнергә тиеш.
Путин билгеләп үткәнчә, Россия туучылар саны кимү белән очраша. Бу проблема, аның сүзләренчә, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда социаль, икътисадый, технологик һәм кыйммәтләр үзгәрешләре белән бәйле.
Президент әйтүенчә, туучылар саны Россиядәге уртача күрсәткечтән түбән булган төбәкләргә, гаиләләргә ярдәмне арттыру өчен, ким дигәндә 75 миллиард сум акча биреләчәк.
6 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен 6% ташламалы ставка калдырылачак. 3 балалы гаиләләр өчен 450 мең кредит буенча түләү нормасы 2030 елга кадәр озайтылачак.
Моннан тыш, икенче балага салым ташламасы 2 тапкыр арттырылачак (беренче балага – 1400 сум һәм икенче балага – 2800 сум), һәм өченче бала һәм аннан соңгы һәр бала өчен – 6 мең сумга кадәр.
Гаиләгә ярдәм итүнең инде булган программалары, шул исәптән гаилә ипотекасы, төп параметрларын саклап, ана капиталын түләү шулай ук 2030 елга кадәр озайтылачак.
Сайтның KP.RU фотосы