Сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучыларны ил лидерын сайлауга чакыру өчен татарстанлыларның өйләренә баралар. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә сайлау комиссияләре әгъзалары бөтен Татарстан буенча 800 меңгә якын фатирда һәм йортта булганнар.
«Әлегә нәтиҗә ясарга иртәрәк, әмма хәзерге вакытта без татарстанлылар ягыннан бик зур кызыксыну булуын күзәтәбез. Кешеләр сайлау комиссияләре әгъзаларына бик уңай карый, Россия Президентын сайлау һәм анда катнашуның барлык мөмкинлекләре белән бик кызыксыналар. Визитларның 70 проценттан артыгы уңай тәмамланды. Болар барысы да татарстанлыларның электораль активлыгын раслый», – ди ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
«ИнформУИК» проекты кысаларында республика сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучыларның өйләренә ил Президентын сайлауга чакыру һәм тавыш бирүнең барлык мөмкинлекләре турында сөйләү өчен киләләр. Сайлау комиссияләренең 10 меңгә якын әгъзасы 17 февральдән сайлаучыларга планлы визитлар ясый. Проект 7 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Республиканың сайлау комиссияләре әгъзалары ерактан ук күренә: сайлау логотибы белән ак яулык, триколор рәвешендәге күкрәк билгесе һәм тавыш бирү өчен галочка формасында, сайлаулар турында файдалы буклетлар белән. Сайлау комиссиясе әгъзасының ишек төбендә торуына инану җиңел. Һәрберсендә фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме белән бейджик бар. Сайлау комиссиясе әгъзасының зәңгәр мөһерле таныклыгын яки паспортын күрсәтүне сорарга мөмкин.
15, 16 һәм 17 мартта Россия Президентын сайлау узачак. Бу көннәрдә барлык сайлау участоклары иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.