2024 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды, аны ведомство башлыгы В.Р. Нәҗмиев үткәрде.
Казанда да, республика районнарында да капиталь төзелеш объектларының торышына кагылышлы төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге мәсьәләләре каралды. В.Р. Нәҗмиев үзирекле тәртиптә торгызыла торган төзелеш һәм реконструкция объектларын игътибарга алуны сорады.
Киңәшмәдә ТР ДТК инспекциясе башлыгы урынбасарлары А.С. Ганиев, Л.З. Фатыйхов, хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов, территориаль органнар җитәкчеләре: Казан шәһәре буенча – Д.А. Мильгунов, Төньяк-Көнчыгыш – З.Х. Фәрхетдинов, Төньяк-Көнбатыш – Р.Р. Абдуллин, Көнбатыш – Е.Г. Давыдова, Көньяк-Көнчыгыш ТО 3 нче бүлеге җитәкчесе О.Н. Синчугова, җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлеге җитәкчесе урынбасары С.А. Коклюгин катнашты.