«Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССОның икеләтә билгеләнештәге инфекцион бокслар белән махсуслаштырылган кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан бирелгән проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә белән расланды.
Объект төзелеше 2022 елның июлендә башланган. Медицина учреждениесе Әлмәттә Төзүчеләр проспектында урнашкан һәм 3 катлы бинадан тора, аның подвалы – 3496 кв. м тирәсе.
Беренче катта кабул итү-диагностика бүлеге урнашкан. Икенче катта реанимация блогы урын алган. Өченче катта – операция блогы.
Төзүче – «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ.
Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Төзелешкә рөхсәт ТР Әлмәт районы башкарма комитеты тарафыннан бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнаша.