ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Зеленодольск районында лифт җиһазлары җитештерү заводына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Предприятие «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә урнашкан.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең актыккы тикшерүе башланганчы, предприятие территориясендәге барлык төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, төп технологик җиһазлар сатып алынган. Хәзерге вакытта завод тулысынча эшләтеп җибәрүгә әзер.
Предприятие бинасының гомуми мәйданы – 7940 кв. м, ул 3 планлаштыру берәмлегеннән тора: цех, бер катлы склад, ике катлы административ-көнкүреш корпусы. Бинада төп һәм ярдәмче бүлмәләр, шулай ук лифт җиһазлары җитештерү өчен техник бүлмәләр урнашкан. Турыдан-туры урам ягына чыгара торган дүрт эвакуация ишеге каралган. Бинаның периметры янгынга каршы таләпләргә ярашлы рәвештә түбәгә металл баскычлар белән җиһазландырылган.
АБК беренче катында КПП, каравыл, хезмәт кабинетлары, ярдәмче һәм техник биналар, сервер, ир-ат һәм хатын-кызлар өчен гардероб бүлмәләре, медпункт, остаханәләр, ашханә, ике утлы конференцияләр залы, МГН өчен санузел урнашкан. Икенче катта директор кабинеты, санузеллы ял бүлмәсе, кабул итү бүлмәсе, сөйләшүләр бүлмәсе, ашау бүлмәсе, офис бүлмәләре, санузеллар, КУИ, ярдәмче бүлмә бар. Катлар арасында элемтә ике эвакуация баскычы буенча башкарыла.
Техник заказ бирүче – «Регионлифтмаш» ҖЧҖ. Подрядчы – «ТСК «БарсПром» ҖЧҖ. Проектчы – «ПЦ Град» ҖЧҖ.
План буенча өч төзелешнең беренче этабы тәмамланган. Икенче чиратта объектны төзүче – «Татлифт» ҖЧҖ сынау базасын төзиячәк, ә өченче чиратта – лифт компонентларын җитештерәчәк корпус торгызылачак. Заводның куәте елына 3 мең лифт тәшкил итәчәк.