Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2023 елда хокук куллану практикасын гомумиләштерде

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2023 ел өчен хокук куллану практикасын гомумиләштерде.

Төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге, күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә, шулай ук Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләрендә аларга карата 2007 елның 27 декабрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының гамәлдә булуы туктатылган күпфатирлы йорт төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итү белән бәйле торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеге өлкәсендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) буенча хокук куллану практикасы турында докладлар проекты әзерләнде.

Докладларда мәҗбүри таләпләрне бозуның еш очрый торган очраклары, аларның сәбәпләре, факторлары һәм шартлары күрсәтелгән.

Ачык фикер алышу өчен доклад проектлары Инспекция сайтында 2024 елның 1 мартына кадәр урнаштырылган.

Хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләре турындагы докладларның барлык кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен 2024 елның 1 мартына кадәр әлеге электрон адрес буенча җибәрергә мөмкин: gsn@tatar.ru. Телефон: +7 (843) 237-52-65.

Доклад белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: 

https://gsn.tatarstan.ru/obobshchenie-pravoprimenitelnoy-praktiki.htm

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International