Гыйнвар аенда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча авария хәлендәге торактан 5,5 меңнән артык россияле күченгән

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

2024 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты планы нигезендә авария хәлендәге йортлардан кимендә 98,6 мең кеше күчереләчәк һәм якынча 1,8 млн кв.м авария хәлендәге торак яңасына алмаштырылачак, дип хәбәр итә Территорияләрне үстерү фонды программасы операторы сайты.

«Күченү буенча эш төбәкләр тарафыннан сезонга бәйләмичә, өзлексез рәвештә алып барырлык итеп оештырылган. Быелның беренче аенда яшәү өчен яраксыз йортлардан яңа фатирларга 5 500 дән артык кеше күченгән. Шул исәптән 2017 елның гыйнварына кадәр ачыкланган аварияле тораклардан 5 370 гражданин һәм 2017 елдан 2022 елга кадәр яшәү өчен яраксыз дип табылган йортлардан 186 кеше күчерелгән. Гыйнвар аенда без 83 мең кв.метр авария хәлендәге торакны яңасына алмаштырдык», – диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Вице-премьер шулай ук күченү программасының максатчан күрсәткечләренең арттырып үтәлүе турында да хәбәр итте. Илкүләм проект буенча 2024 ел ахырына кадәр авария хәлендәге торактан 560 830 кешене күчерү планлаштырылган. Бүгенге көндә 11,34 млн кв. м мәйданлы авария хәлендәге йортлардан 674 410 кеше күчерелгән инде.

«Яхшы ясалган алгарыш Россия Хөкүмәте тарафыннан хуплап, алгарышлы финанслауны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде. Төбәкләр киләчәктә каралган акчаны тизрәк ала алдылар һәм программаны алдан үтәделәр. Бүгенге көндә безнең 34 төбәк 2017 елның гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортлардан кешеләрне тулысынча күчереп бетерде. Моннан тыш, Россия Федерациясенең күп кенә субъектлары кешеләрне өстәмә рәвештә үз бюджетлары хисабына да урнаштыралар. Әлеге программаларның нәтиҗәләрен исәпкә алсак, 2023 ел нәтиҗәләре буенча 64 субъект илкүләм проект планын тулысынча үтәгән», – дип билгеләп үтте «Территорияләрне үстерү фонды» ППК генераль директоры Илшат Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International