ТР Дәүләт экспертизасының яңа сайты турында

2024 елның 9 феврале, җомга

♻ «Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе рәсми сайтының дизайнын үзгәртте https://www.gosekspertiza-rt.ru/.

♻ Яңартылган сайт 2024 елның 5 февраленнән эшли башлады. Сайт заманча технологияләр һәм кулланучылар өчен өстенлекләрне исәпкә алып эшләнгән. Аның интерфейсы уңайлырак, навигациясе яхшыртылган һәм битләре тизрәк ачыла, бу исә сайттан файдалануны уңайлы һәм нәтиҗәле итә. Шулай ук яңа сайт кулланучыларга мәгълүматны үзләре эзләү өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә. Бу кулланучылардан кире элемтә җыярга һәм сайтта эчтәлекнең сыйфатын яхшыртырга булыша.

☎ Сайт эше буенча барлыкка килгән барлык сораулар буенча эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре үткәрелгән вакытта кайнар линия оештырылган: тел. 8 (843) 207-06-04 (өст. 242, 273), help.uslugi@tatar.ru.

♻ Сайт «Главгосэкспертиза России» ФАУ һәм Региональ эксперт оешмаларын үзәкләштерү буенча Россия экспертизалар берләшмәсе эше кысаларында дәүләт региональ экспертиза органнарының ачыклык, хезмәттәшлек һәм мөрәҗәгать итүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итү принципларын трансляцияләүче, күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары сыйфатына, клиентларга юнәлешлелегенә һәм җитештерү процессларын камилләштерүгә нигезләнгән заманча образын булдыру максатында яңартылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International