10 февральдә Казанда «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия узышы узачак.
Стартлар түбәндәге мәйданчыкларда планлаштырылган:
Горки-Әмәт урманында.
Казансу елгасы бассейнында – Гаврилов урамында.
«Локомотив» стадионында.
Комсомол күле, Дәрвишләр бистәсе.
Моннан тыш, «Гаилә елына» багышланган 1 км гаилә йөгереше дә узачак.
Ничек катнашырга?
Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта эзләү сызыгына «Россия чаңгы юлы»н кертергә һәм, медицина белешмәсе булуын раслап, ярышларга язылырга кирәк.
Старт пакетын 9 февральгә кадәр 9:00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәренең Үзәк стадионының матбугат үзәгендә алырга мөмкин булачак. Теркәлү өчен шәхесне раслаучы документ һәм медицина белешмәсе булырга тиеш.
Әйдә, чаңгыга бас!