«Төзелеш навигаторы 2024: цифрлаштыру курсы. Алабуга МИЗ» Бөтенроссия тармак конференциясе турында

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

16 февральдә НОТИМ инициативасы буенча, Россиянең Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, «Төзелеш навигаторы 2024: цифрлаштыру курсы. Алабуга МИЗ» Бөтенроссия тармак конференциясе узачак.

Конференциянең эш программасы «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан сәнәгать объектларын караудан башланачак. BIM-Үзәк, «Алабуга политех» квалификацияле эшче кадрлар әзерләү үзәге кебек объектларга бару планлаштырыла.

Конференция кысаларында тармак белгечләре Татарстан Республикасы төзелеш комплексына ватанның цифрлы технологияләрен кертү механизмнары, девелопмент өчен ватанның цифрлы эшләнмәләренең функциональ мөмкинлекләре һәм капиталь төзелеш объектларын проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә цифрлы трансформация белән бәйле башка мәсьәләләр турында фикер алышыначак.

Конференция Татарстан Республикасы, Алабуга муниципаль районы, «Алабуга» МИЗ территориясе, Ш-2 урамы, 4/1 йорт адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International