2024 елның 2 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Минзәлә муниципаль районы, Коноваловка авылы янында урнашкан автомобильгә газ салу буенча яңа компрессор станциясенең (1 этап) проект документациясенә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.
Станция составында: оператор бинасы, компрессор станциясе бинасы, эстакада, әвеслек, ягулык бүлү колонкалары (2 берәмлек), технологик торба үткәргеч, РП-0,4 кВ, янгын сүндерү щиты, 120 куб. м күләмендәге янгынга каршы су запасы резервуарлары, җиңел автомобильләр өчен тукталыш, шул исәптән хәрәкәте чикле төркемнәр өчен бер урын, каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру урыны, пассажирларны төшерү һәм утырту урыны, хуҗалык-көнкүреш агынтыларын туплаучы резервуар.
Объектны төзүче – «Веранда» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ПФ «Камстройинвест» ҖЧҖ. Подрядчы – «Татинтерхим» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Раритэк-Технологии» ҖЧҖ.