Осиново авылында 69 фатирлы ике яңа торак йорт төзелде

2024 елның 2 феврале, җомга

2024 елның 2 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстанның Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авылында урнашкан яңа капиталь төзелеш объектларына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр бирелде.

Бу ике бер төрле йорт (лит. А һәм лит. Б) «Уңайлы йорт» торак комплексында урнашкан. Аларга бирелгән почта адреслары: Спорт урамы, 3 нче йорт һәм Спорт урамы, 4 нче йорт.

Ике йорт та биш катлы, кирпечтән, җылытылган һәм вентиляцияләнә торган фасад белән. Аларның һәрберсендә 69 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 3709 кв. м. Ярашлылык турында бәяләмә алганнан соң җирле үзидарә органы тарафыннан йортлар файдалануга тапшырылачак.

Объектларны төзүче – «4С Казан» МТ ҖЧҖ. Техник заказчы – «4С» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы: «АскоГрупп» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Адапт Дизайн» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 26 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Осиново авылында «Дом у озера» торак комплексында төзелгән тагын бер яңа 138 фатирлы йортка бәяләмә биргән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International