2024 елның 31 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Киров районы, 25 Октябрь урамында урнашкан торак булмаган биналары булган яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Объект төзелеше 2022 елның октябрендә башланган. Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 1648,20 кв. метр тәшкил итә. Анда 10 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 890 кв. метр.
Аны төзүче – «Стройпромторг» МТ» ҖЧҖ. Техник заказчы – «ИтильТехноСервис» МТ» АҖ. Проектлаучы – «Аксиом Архитект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы - «АскоГрупп» ТК» ҖЧҖ.