Казанда Николай Ершов урамындагы реконструкцияләнгән административ бинага ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 31 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанда Николай Ершов урамындагы 29нчы йортта төзекләндерелгән административ бинага проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү 2021 елның сентябрендә башланган. Бина – алты катлы. Аның гомуми мәйданы 2074,80 кв. метр тәшкил итә.

Объектны төзүчеләр – Гайнетдинов Вадим Рафаил улы һәм Сергеев Алмаз Валериевич. Техник заказчы – «Строительная Фирма РР Групп» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Промстройпроект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Вершина» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International