Красный Ключ бистәсендәге 3 нче номерлы яңа торак йортны йомгаклау тикшерүе

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Красный Ключ авыл җирлеге, Красный Ключ бистәсе адресы буенча 3 нче номерлы яңа торак йортны тикшерә.

Торак йортны төзүче – «Терра Парк» ҖЧҖ. Техник заказчы булып «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» ҖЧҖ тора. Генераль подрядчы – «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» МТ  ҖЧҖ. Проектлаучы – «Акведук» ҖЧҖ.

Бинаның гомуми мәйданы – 1845 кв. метр. Катлар саны – 5. Йорттагы фатирлар саны – 20, гомуми мәйданы – 1370,70 кв. метр.

Исегезгә төшерәбез, 2023 ел ахырында № 1, № 2, № 4, № 5  торак йортлар проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр алдылар. Бу торак пунктта тагын ике № 6 һәм № 7 йорт – төзелеш процессында. Проект документациясенә ярашлы рәвештә, барлыгы бер төрле 14  йорт төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International