2024 елның 26 гыйнварында Чаллыда урнашкан Төньяк-көнчыгыш территориаль орган офисында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге республиканың төзелеш оешмалары вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрде.
Семинар-киңәшмәдә катнашучыларга кереш сүз белән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.Р. Нәҗмиев мөрәҗәгать итте.
2023 елда ведомство эшенә нәтиҗәләр ясалды, 2024 елда төзүчеләр белән берлектә эшләү планнары билгеләнде.
Аннары диалог форматында фикер алышу булды. ТР ДСК инспекциясе башлыгы В.Р. Нәҗмиев төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендәге актуаль сорауларга җавап бирде.
Чарада «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ, «Домкор Строй» ҖЧҖ, «СЗ «Талан-Набережные Челны» ҖЧҖ, «Профит» ДК ҖЧҖ, «Комфортное жилье» ТТК ҖЧҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ һәм башкалар катнашты.